119 подписчиков
Асавка авылында мәңгелек йортлар караулы
Авылда даими рәвештә чистарту өмәләре оештырыла.
Чираттагы өмә шушы көннәрдә үтте. Бу юлы өмәдә катнашырга авылда яшәүчеләрдән тыш, Куяды, Чернушкада төпләнеп гомер иткән авылдашлар да кайтты.
Асавкада өч зират бар. Аларның берсе — татар зираты, берсе удмурт зираты һәм берсе иске зират. Алар барысы да тәрбияле, караулы хәлдә тотылалар. Соңгы чистарту өмәсе мәрхүм булган удмурт милләт вәкилләре җирләнгән, халык телендә “удмурт зираты” дип йөртелгән зиратта үтте. Авыл халкы бу чарада бик актив катнашты. Зират территориясендә үскән иске, карт агач кәүсәләре кисеп читкә чыгарылды. Һәр кеше үзенең техникасы белән килеп эшләде. Көн дәвамында өмә барышында күләмле эш башкарылды.
Авылда нинди кешеләр яшәве андагы зиратларның торышыннан күренә. Асавкада яшәүчеләрнең бу яклап йөзләре якты.
Около минуты
7 октября 2024