106 подписчиков
Башкортстанда яшәүчеләр беренче ярдәм күрсәтү буенча укулар уза ала
Халыкны бердәм белем бирү программаларын һәм чараларын кулланып, беренче ярдәм күрсәтү алымнарына массакүләм өйрәтүне тәэмин итү өчен республикада «Санитария оборонасына әзер» комплексы эшләнгән.
Аны гамәлгә кертү әлеге мөһим алымнарны өйрәнү мөмкинлеген арттырыр, аларны белгән гражданнар, инструкторларның бердәм мәгълүмат базасын төзергә мөмкинлек бирер дип планлаштырыла. Бу мәсьәлә буенча премьер-министр вазифаларын башкаручы Андрей Назаров җитәкчелегендәге республика Хөкүмәте утырышында фикер алышканнар. “Быел республикада якынча 7,2 мең кеше тиешле курс узды. Алар арасында беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә массакүләм өйрәтүче 44 инструктор бар. Алар тактик аптечкаларны куллану кагыйдәләрен өйрәнделәр, җәрәхәтләр һәм бәхетсезлек очракларында үзара ярдәмләшү күнекмәләрен, шулай ук башка кирәкле күнекмәләр алдылар”, - дип билгеләгән Андрей Назаров. Беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укуны теләгән һәркем уза ала. Дәвамы - сайтта:
Около минуты
2 октября 2024