107 подписчиков
Башкортстанда яшәүчеләрне пычак белән коралланган ир-ат куркыткан
Шәһәр урамында ул ни эшләп йөргән?
Нефтекамада Комсомол проспектында шаһитлар урам буйлап кулына пычак тоткан ярымшәрә ир-ат барганын видеога төшергәннәр.
Билгеләп үтелгәнчә, ул янәсе яшүсмерләрне эзәрлекләгән. Язма социаль челтәрләргә эләккән һәм интернет-кулланучылар арасында шау-шу уяткан, алар шәһәр урамнары буйлап йөрүче кораллы кеше белән бәйле вәзгыятькә борчылган. Шул ук вакытта “Башинформ” га БР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә ир-ат турындагы хәбәр полициягә 28 сентябрьдә килгән дип аңлатканнар. Тәртип сакчылары аны күргән урынга чыгалар, ләкин анда инде беркем дә булмый. Полиция хезмәткәрләре тикшерү үткәрә.
Около минуты
2 октября 2024