Найти тему

Янгын дүрт кешенең гомерен өзгән...

Бәхетсезлек очрагы корбаннары — 34 яшьлек ана һәм аның өч баласы...
Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә зур фаҗига теркәлгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, зур булмаган агач йортта янгын чыккан. Коткаручылар чакырылган урынга бик тиз килеп җиткән. Янгын сүндергәндә, 34 яшьлек хатын-кызның һәм аның 14 яшьлек, 8 яшьлек һәм тугыз айлык өч улының мәете табылган. Янгын 40 квадрат метр мәйданга җәелгән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Йортта янгын чыгу турында сигнал бирүче приборларның булмаганлыгы мәгълүм.
Янгын дүрт кешенең гомерен өзгән... Бәхетсезлек очрагы корбаннары — 34 яшьлек ана һәм аның өч баласы... Амур өлкәсенең Свободный шәһәрендә зур фаҗига теркәлгән.
Около минуты