Найти в Дзене

Минтимер Шәймиевнең хәле ничек?

Социаль челтәрләрдә аның сәламәтлеге турында төрле хәбәрләр яздылар.
Бу яңалыкка ачыклык керткәннәр.
Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең каты авыруы турындагы мәгълүматны кире кактылар, дип яза ВТ. Татарстан Рәисе матбугат хезмәте бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми дип белдерде. Шикле мәгълүматны кайбер телеграм-каналлар таратты. Шул сәбәпле Шәймиев, янәсе, Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында да булмаган дип хәбәр ителгән иде анда. «Гадәти сезонлы вирус», — дип аңлаткан матбугат хезмәте.
Үтә торган сырхау булсын!
Минтимер Шәймиевнең хәле ничек? Социаль челтәрләрдә аның сәламәтлеге турында төрле хәбәрләр яздылар.  Бу яңалыкка ачыклык керткәннәр.
Около минуты