106 подписчиков
"Тукта, мошенник!" акциясендә
Иске Балтач 2нче урта мәктәпбендә "Тукта, мошенник!" чарасы кебек мәгълүмати технологияләр өлкәсендә җинаятьләр кылуны кисәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар һәм очрашулар уза.Җинаятьчеләр янәсе үткәрелә торган реклама акцияләре турында сөйләргә, банк карталарын блоклау турында хәбәрләр җибәрергә, Пенсия фонды, хокук саклау органнары, социаль һәм банк хезмәткәрләре итеп үзләрен таныштырырга мөмкин. Еш кына аферистлар балалары һәм оныклары исеменнән матди ярдәм сорап чыгыш ясыйлар. Шулай ук Галия Хәтмуллина чит кешеләр белән аралашканда үтәргә кирәк булган кагыйдәләр белән таныштырды: таныш булмаган кешеләргә үзеңнең шәхси мәгълүматларыңны бирергә, аларның куркынычсызлыгын һәм законлылыгын белмичә финанс операцияләре башкарырга, банк картасы реквизитларын, СМС форматында килгән кодларны хәбәр итәргә ярамый. Гражданнар үз акчаларын югалткан төгәл мисаллар китерелде.
Около минуты
27 сентября 2024