107 подписчиков
Үсемлекләр күрәзәлек иткәнен белә идегезме?
* Чыршы һәм нарат ботаклары яңгыр алдыннан салынып төшәләр, ә күркәләренең кабырчыклары тыгызланып, бер-берләренә ятып торалар.
Күктә кояш көлә, ә тузганак чәчәкләре ябыла — яңгыр көтелә, һәм киресенчә: күк йөзе болытлана, караңгылана, күктә болытлар йөзә, ә тузганак чәчәкләрен ача — яңгыр булмаячак.
* Сары умырзаяның (утчәчәк) хуш исле эре чәчәкләре кич ачыла, яңгыр алдыннан аларга күбәләкләр куна. Әгәр кунмаса — һава аяз була.
* Чүп үләне булган йолдызак чәчәкләре иртәнге сәгать 9 ларда ачылып, көндезге 4 ләргә кадәр ачык торса — иртәгесен көн матур була. Әгәр йолдызак чәчәкләре шул иртәнге сәгатьләрдә ачылма- са, көндез яңгыр явар.
*Күрән (саз кыягы) чәчәге яңгыр явуга бер көн кала ябыла.
* Шайтан таягы да ышанычлы барометр була ала. Матур аяз көндә аның чәчәкле башындагы чәнечкеләре тырпая, ян-якларга җәелә. Бу чакта ана кул да тидерә алмыйсын. Дәвамын сайтта укыгыз:
Около минуты
25 сентября 2024