106 подписчиков
Башкортстанда бензин тагын кыйммәтләнде
Башкортстанда «Башнефть» ягулык салу станциясендә бензин яңадан кыйммәтләнде.
“Яңартылган” бәяләрне машина йөртүчеләр 24 сентябрь иртәсендә күргәннәр. Әйтик, АИ-92 литры хәзер 51,65 сум (+0,05 тиен), АИ-92 ATUM — 52,75 сум (+0,05), АИ-95 ATUM — 56,25 сум (+0,1) тора. АИ-100 маркалы бензинның литры хәзер машина йөртүчеләргә 78,75 сумга төшәчәк (+3₽). Дизель ягулыгының бәясе үзгәрешсез калды-литр өчен 63,85 сум дәрәҗәсендә.
Около минуты
24 сентября 2024