107 подписчиков
Комбайн кырда убылган җиргә килеп төшкән...
Йөртүчесе һәлак булган...
Иркутск өлкәсенең Русский Мельхитуй авылы тирәсендәге кырда пәйда булган гаять зур чокырга комбайн килеп төшкән. Комбайнчы һәлак булган, дип хәбәр итә RT. Кадрлардан күренгәнчә, чокырның тирәнлеге 10 метрдан ким түгел. Шаһитлар әйтүенчә, техниканың бөтен авырлыгы кабинасына күчеп, комбайнчыны сыткан. Хәзер шул тирәдә яшәүчеләр комбайнны үз көчләре белән тартып чыгарырга маташа. Башлангыч мәгълүматларга караганда, туфракның юылуы сәбәпле барлыкка килгән карст чокыры бу. Җир убылу бик зур хәтәр белән яный. Бу күренеш кинәт кенә пәйда булырга мөмкин, дип яза ВТ.
Около минуты
23 сентября 2024