Найти тему

Сарымсакның яңа уңышын Балтачта шулай саклыйлар

Беренчедән, сарымсакны «толымнарга» үреп куярга була. Шул очракта аны салкын, караңгы урында сакларга кирәк.
Пыяла банкада да сарымсак яхшы саклана. Сарымсакларны яки аның тырнакларын аерып банкага тутырыгыз һәм капрон капкач белән ябып куегыз.
Сарымсакны суыткычта тотып та була. Аны кәгазь пакетка, катыргы тартмага тутырып яки яшелчәләр саклый торган пластик контейнерга салып куярга була.
Тагын бер ысул — сарымсакны таш тоз эчендә саклау. Пыяла банканы стерильләштерегез һәм төбенә таш тоз салыгыз. Аннары сарымсакны яки аның тырнакларын аерып тутырыгыз. Шулай итеп тоз белән аралаштырып, катламлап банканы тутырыгыз.
“Сарымсак пычкы чүбе яки агач көлендә дә яхшы саклана. Катыргы тартмага катламлап сарымсак һәм пычкы чүбе тутырыгыз. Аскы һәм өске катлам пычкы чүбе булсын. Ылыслы агач чүбе булса тагын да яхшырак. Пычкы чүбе урынына агач көле алырга булла”, - ди Зинира исемле бакчачы.
Ә сез кайсы ысулны кулланасыз? Киңәшләрегезне уртаклаша аласыз.
Сарымсакның яңа уңышын Балтачта шулай саклыйлар Беренчедән, сарымсакны «толымнарга» үреп куярга була. Шул очракта аны салкын, караңгы урында сакларга кирәк. Пыяла банкада да сарымсак яхшы саклана.
Около минуты