Найти тему

Путин Кораллы Көчләрнең штат санын арттырырга карар кылды

Путин хәрби көчләр штатын 2 389 130 берәмлеккә кадәр арттырырга кушты, шуларның 1,5 миллионы — хәрби хезмәткәрләр.
Россия Президенты Владимир Путин РФ Кораллы көчләренең штат санын 2 389 130 берәмлеккә кадәр арттырырга карар чыгарды, шул исәптән 1,5 млн хәрби хезмәткәр. Бу хакта хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган Указда әйтелә. «1996 елның 31 маендагы 61-Ф3 номерлы» Об обороне» Федераль законының 4 статьясы нигезендә карар бирәм: РФ Кораллы көчләренең штат санын 2 389 130 берәмлек, шул исәптән 1 500 000 хәрби хезмәткәрләр итеп билгеләргә", — дип күрсәтелгән текстта.
Моннан тыш, документта Хөкүмәткә Оборона министрлыгына федераль бюджеттан Указны гамәлгә ашыру өчен акча бүлеп бирүне карарга кушылган.
Карар агымдагы елның декабреннән үз көченә керә.
Путин Кораллы Көчләрнең штат санын арттырырга карар кылды  Путин хәрби көчләр штатын 2 389 130 берәмлеккә кадәр арттырырга кушты, шуларның 1,5 миллионы — хәрби хезмәткәрләр.
Около минуты