106 подписчиков
Йомырка кабыгы тиз купсын аны ничек пешерергә?
Моның бер сере бар икән шул.
Мәсәлән, кайнап торган суга йомырка салып бераз сода салырга була. Ул чагында кабыгы йомыркага ябышмас, дип яза “Правда. Ру". Әгәр дә ул зарарланмаган икән, сода тәменә йогынты ясамаячак, аның каравы чистарту процессын сизелерлек җиңеләйтәчәк. Кагыйдә буларак, мондый ысул ярдәмендә кабык йомыркадан җиңел төшә. Йомырканың ак өлеше сода ярдәмендә селте реакциясе булган мохиттә була. Шуңа бәйле рәвештә кабык нәзберекләнә һәм аксым өслегендә ул кадәр нык тотылмый.
Йомырка — бик файдалы продукт, чөнки аларда фосфор бар. Ул безнең организмга бик кирәк.
Около минуты
17 сентября 2024