107 подписчиков
Мошенник капканын алдан белсәң
Белгечләр бүгенге көндә актуаль булган темага-мошенниклыктан саклану темасы буенча ачыклык кертте. Ни белергә кирәк? 13 сентябрьдә Башкорт төньяк-көнчыгыш авыл хуҗалыгы колледжында хезмәт коллективы һәм укучылар белән кибермошенниклык турында профилактик әңгәмә узды. Укучылар Башкортстан Республикасы буенча МВД полиция начальнигы урынбасары, полковник Шәймөхәммәтов Радик Имаммөхәммәт улы һәм Балтач районы буенча бүлек хезмәткәрләре белән очраштылар, алар бүгенге көндә актуаль булган темага—мошенниклыктан саклану темасына кагылдылар. Ачык әңгәмә барышында укучылар мошенниклык схемалары, мондый ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат, шулай ук челтәрдәге куркынычсызлык турында файдалы киңәшләр алдылар.
Около минуты
16 сентября 2024