106 подписчиков
Көнтүгештә яңа обелиск төзелә
Бу эш “Атайсал” проекты чикләрендә тормышка ашырыла.
Көнтүгештә Бөек Ватан сугышында һәлак булган, сугыштан соңгы елларда арабыздан киткән ветеран авылдашлар истәлегенә моннан ярты гасыр элек булдырылган обелиск бар иде. Әмма ул инде зур ремонт таләп итә. Шуны истә тотып, авыл халкы җыенда яңа истәлекле обелиск тергезү турында килеште. Бу максаттан акча җыю оештырылды. Аңа авылдан читтә яшәгән көнтүгешләр дә теләп кушылды. Авылда яшәүчеләр яңа обелискны элеккесе янәшәсендә урнаштыру дөрес булыр дип билгеләде һәм җиң сызганып эшкә тотындылар.
—Кыска гына вакыт эчендә ике йөз мең сумга якын акча җыелды. Өмә белән урыны тазартылды, материал сатып алынды. Зур эшне башкарып чыгуга тамырлары Көнтүгеш авылыннан булган, Иске Балтач авылында яшәүче шәхси эшкуар Радик Салихов алынды. Обелискның стенасын өюне авылдашларыбыз Фидарит Мостафин белән Дәүләт Нуршаев башкарды.
Около минуты
16 сентября 2024