108 подписчиков
✅ Изге эшләр дәвамлы булсын
✅ “Атайсал” проекты кысаларында Көнтүгеш авыл биләмәсенә караган Тозлыбин авылы зиратында яңа капка урнаштырылды. Аны алтын куллы һәм бар эшкә дә булдыклы Эдик Тадиев эшләгән. Ә урнаштыру эшендә барлык авыл халкы катнашкан.
🗯 —Зират – изге урын, ул безнең мәңгелек йортыбыз. Биредә һәркайсыбызның туганнары, якыннары җирләнгән. Бакыйлыкка күчкәннәрнең соңгы урыны бит инде ул. Аны карап, чистартып, тәртиптә тоту – һәрберебезнең изге бурычы,—дип билгели Эдик Галимянович.
Һәр авылның иминлеген һәм бердәм халкы булуын зиратына карап чамалап була. Әгәр дә зират төзек, каралган һәм чиста икән, димәк, бу авыл иманлы. Биредәге халык бердәм, тату, кече ватанының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф түгел.
Около минуты
11 сентября 2024