Найти тему

Якты киләчәк өчен


Иске Балтач башлангыч мәктәбендә урнашкан 1160 сайлау участогына гаиләләр балалары белән бергә килде. Гаилә елында якты киләчәкне бергәләп сайлый һәркайсы.Иске Балтач авылында яшәүче Альбина һәм Рәлиф Әхкәмовлар гомумән иртәнге сәгатьтә сайлауны хуп күрә. Эшне башта ук төгәлләп кую отышлы. Мондый хакыйкать белән килешә алар.

Кызлары Самира әти-әни белән мөһим кампанияне күрергә килгәннәр. Әхкәмовлар сайлауларда һәрчак актив катнаша. Һәр кеше үз киләчәген, юлын сайларга хокуклы. Шуңа сайлауда үз фикерләрен һәр сайлаучы җиткерергә тиеш, дип мөһим кампаниягә кушылалар.
Якты киләчәк өчен  Иске Балтач башлангыч мәктәбендә урнашкан 1160 сайлау участогына гаиләләр балалары белән бергә килде. Гаилә елында якты киләчәкне бергәләп сайлый һәркайсы.
Около минуты