Найти в Дзене

Югары Карышта сайлаучыларны юнармиячеләр сәламләде


1131 санлы Югары Карыш сайлау уастогында Башкортстаныбызның якты, өметле киләчәге өчен тавыш бирү үзенчәлекле шартларда башланып, шулай дәвам итә.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Рита Кәшфуллина сөйли:
—Безнең сайлау участогында матур традицияләр дәвам итә. Быелгы сайлауларда якны көннәрдә үзләренең юбилейларын билгеләгән юбилярларны, шулай ук гаилә юбилярларын хөрмәтләү оештырыла. Быел аларны урта мәктәбебезнең юнармиячеләре сәламләде, шигырьләр белән котлады. 80 яшьлек юбиляр – сайлаучыбыз, шулай ук октябрь аенда парлы тормыш корып бергә яши башлауларының 50 елллык юбиллен билгеләячәк Асия һәм Хаккый Хаҗимулиннар, 85 яшьлек Нәкыйп Камалтдинов, иң өлкән сайлаучы, 93 яшьлек Муллый абый Ахметьянов тормыш иптәше Голхая апа Фазлутдинова белән актив рәвештә килеп тавыш биреп киттеләр. Үзләре дә җылы теләкләрен җиткерделәр.
Балалар патриотик тәрбия алалар, олыларны хөрмәтләргә өйрәнәләр, сәяси чараларның әһәмиятенә төшенәләр.
Афәрин, Югары Карышлар!
Около минуты