107 подписчиков
Магашлы — Алмантайда иң өлкән сайлаучы тавыш бирде
1144 санлы Магашлы — Алмантай сайлау участогында иртәдән җанлылык күзәтелә.
Төрле яшьтәге сайлаучылар үзләренең гражданлык бурычларын сайлауның беренче көнендә үк үтәргә ашыгалар.
Авылда яшгәгән иң өлкән сайлаучы Галина Владимировна Калямшина да иртә белән участокка килеп тавыш бирде. Аңа 85 яшь.
—Илләребез, дөньялар тыныч, күкләребез аяз булсын! Алдагы сайлауларда да үз аягымда килеп тавыш биергә язсын! Авылыбызда тормыш гөрләп барсын! — ди ул.
Афәрин, амин, шулай булсын, Галина Владимировна!
Около минуты
6 сентября 2024