121 подписчик
Балтачта Башкортстанның киләчәген сайлыйлар
Бүген, 6 сентябрьдә, иртәнге 8.00 сәгатьтә райондагы барлык 39 сайлау участогында сайлаулар башланды.
Район сайлаучылары сәяси чарада һәрвакыт активлык күрсәтә. Бүген дә шулай. Иске Балтач авылындагы 1160 санлы “Молодежный” сайлау участогында сайлаучылар чиратка тезелделәр.
—Сайлауның беренче көненнән үзебезнең тавышларны бирергә булдык. Гаиләләребез белән килдек, — ди эш яшендәге сайлаучылар.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Рәзилә Әминова белдерүенчә, биредә Республика Башлыгын — 886, район Советы депутатын 893 сайлаучы сайлаячак. Тәүге тапкыр тавыш бирүче сайлаучыларга бүләккә фонариклы ручкалар әзерләнгән.
Сайлаулар районда тыныч шартларада башланып, сайлаучыларның югары активлыгы белән дәвам итә.
Около минуты
6 сентября 2024