107 подписчиков
Балтач базарында бәяләр кайсы якка тибрәлә?
Кулланучылар базарында соңгы атналарда бәяләрдә үзгәрешләр булдымы?
Аерып караганда, әллә ни аерма күзәтелмәде кебек. Мисал өчен, бер дистә тавык йомыркасына бәяләр йөз сумга кадәр дәрәҗәдә сакланып килә. Сыер маеның килограммына 600 сум сорыйлар. Ун йомыркага кулдан киселгән токмачны 800 сумга алырга була. Арпаның килограммын унике сумнан, вак бәрәңгенең дүрт капчыгын бер бакчачы 600 сумга тәкъдим итә. Эре бәрәңгенең килограммына әлеге вакытта 30 сум сорыйлар.
Ике айлык доминант токымлы тавык 600 сумнан, өч айлык соры казлар бер мең сумнан сатыла.
—Мессенджерлардагы чатларда җаның ни тели, шул бар. Пенсия акчасы айныкы айга килеп тора. Бер шалтырату җитә. Кирәк әйберне өйгә китереп бирәләр. Тынычлыклар булып, бар кеше дә сау-сәламәт хәлдә, шатланып кына яшәсен иде, — ди хезмәт ветераны Әлфирә Н.
Базарда ысланган ит, балык, колбаса, гөлҗимеш, гөмбә һәм башка кирәк-ярак алырга була.
Около минуты
3 сентября 2024