Найти тему

Балтачта саулык мөмкинлекләре чикләнгән балалар шулай тернәкләнә

Балтач районындагы тернәкләндерү филиалы инструкторы Әлфия Галиуллина чәнечкеле массаж эзләрен кулланып, балалар белән дәрес үткәрде.
Бу слиткалар арка һәм аяк мускулларын ныгытуга, хәрәкәтләрне координацияләүне үстерүгә, табаннарда кан әйләнешен яхшыртуга юнәлтелгән төрле күнегүләр башкару өчен, шулай ук тактиль тойгыларны стимуллаштыру, реакция һәм тигезләнеш күнегүләре өчен кулланыла.
“Массаж эзләрен даими файдаланганда балаларның арыганлыгын һәм ярсучанлыгын шактый киметергә, гомуми физик халәтен яхшыртырга мөмкин. Массаж эзләре белән шөгыльләнү балаларга күп шатлык һәм уңай хис-кичерешләр китерә”, — ди белгечләр.
Саулык мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне яклау елында биредә мондый күнегүләргә аеруча зур әһәмият бирелә.
Балтачта саулык мөмкинлекләре чикләнгән балалар шулай тернәкләнә Балтач районындагы тернәкләндерү филиалы инструкторы Әлфия Галиуллина чәнечкеле массаж эзләрен кулланып, балалар белән дәрес үткәрде.
Около минуты