106 подписчиков
Сөенче! Быел көз хезмәт хаклары арта ди!
Эксперт көз көне россиялеләрнең хезмәт хакларын индексацияләү турында сөйләгән. Кем күпмегә өмет итә ала?
Көзен 2 млн россияленең хезмәт хаклары 5,1% ка арттырылачак. Бу хакта 10 сентябрьдә Г.В. Плеханов исемендәге РЭУның «Кеше ресурслары белән идарә итү» РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец хәбәр итткән. “Индексация эшләүчеләрне инфляциядән саклау өчен кирәк. Бу Хезмәт кодексының 134 маддәсендә каралган: кулланучылар бәяләре арту сәбәпле, эш бирүче хезмәт хакын индексацияләргә тиеш”, - дигән ул “Прайм” агентлыгы белән әңгәмәсендә. Иванова- Эш бирүчеләре турыдан-туры дәүләт булганнарның 1 октябрьдән хезмәт хакы 5,1% ка артачак. Бу индексациягә 359 млрд сум юнәлтеләчәк. Әмма шәхси компанияләрдә хезмәт хакларын индексацияләү билгеләнгән графиктан тыш, ә эчке локаль документлар нигезендә башкарылачак.
Около минуты
10 сентября 2024