225 подписчиков
Вадим Захаров: «Фонограммага җырларга оялыр идем»🤭
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров ТНВ телеканалында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруындагы интервьюсыннан өзек👇
— Артистның тавышы булгач, концерт кую җиңел диләр.
— Тавыш беренче урында, әмма ул гына аз. Заманасы башка. Ләкин мин үземне тавышсыз итеп, фонограммага җырлавымны күз алдыма китерә алмыйм, оялыр идем. Кемдер тавыш, кемдер шоу белән җәлеп итә. Сүз дә юк, икесе дә кирәк әйбер, берсен-берсе чиратлаштырырыга да кирәк. Ләкин инде тавыш булмаса, сикереп йөрергә туры килә.
Около минуты
1 сентября 2024