106 подписчиков
Иске Балтачтагы бер бакчада... йөрәк формасындагы бәрәңге үскән!
Табигать могҗизалары белән кешене хәйран итүдән туктамый. Биш аяклы бозаулар, ике башлы бәрәннәр туа. Үсемлек дөньясы да искәрмә түгел.
Айдан артык дәвам иткән явымнардан соң халык бәрәңге уңышын җыя башлады. Иске Балтач авылындагы шәхси хуҗалыкта йөрәк формасындагы бәрәңге үскән.
Тыныч тормышка, бәрәкәткә, муллыкка, саулыкка, бар тормышка юрады бу могҗизави күренешне уңган хуҗалар. (Исемнәрен атамауны үтенделәр).
Ә сездә нинди хәлләр бар, дуслар?
Около минуты
26 августа 2024