Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяХаҗга синең юлың...Хаҗ кылу өчен кешегә таләпләр бар. Алар ниндиләр? Ихрам Хаҗ кылу өчен кеше ихрам халәтенә керә. Ихрам (гарәпчә «багышлау») — хаҗ кылучының рухи чисталыкка ия булып, аерым халәткә керүе. Ихрам халәтендә дөнья тормышына караган сәүдә һәм эшләр белән шөгыльләнү, җенси элемтәләргә керү, шулай ук никахлашу; ачулану һәм кемне дә булса рәнҗетү; бөтен тереклеккә зыян салу (хайваннарны һәм бөҗәкләрне үтерү, үләнне йолкып алу, яфракларны һәм ботакларны агачтан йолкып алу һәм башкалар) тыела; кырынырга, чәч кырырга, чәч һәм тырнакларны кисәргә, хуш исләрне кулланырга, бизәнү әйберләрен кияргә һәм тәмәке тартырга ярамый. Тулы тәһарәт алганнан соң, хатын-кызлар иркен киемнәр кияләр. Ирләр ике гади ак япма кияләр: берсе билдән алып тезләренә кадәр аягын каплый, икенчесе сул җилкәсенә каплана.Хаҗ кылучылар ихрам киемнәре кигән урыннар - микат дип атала. Хаҗ гамәлләрен үтәп бетергәч кеше ихрамнан чыга.Лира ГАФИУЛЛИНА.Около минуты26 августа 2024