Найти в Дзене

Түбән Карыш авылында алтын гаилә юбилярлары яши

Гаилә елында, Балтач районы көнен билгеләгән тантанада бу күркәм гаилә хөрмәтләнде
Бәйрәм һәм тантаналы чаралар көннәрендә ирле-хатынлы гаилә юбилярларын хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Сәхнәгә Түбән Карыш авылыннан Сабитовлар Рәис Хәсән улы һәм Галия Гайнулла кызын чакырылды, алар быел алтын туйларын билгеләп үткәннәр.
Рәис Хәсән улы хезмәт юлын туган Калинин исемендәге колхозда баш инженер сыйфатында башлы . Ул бар гомерен авыл хужалыгына бәйли, "Октябрь" колхозы рәисе, уннан соң җаваплылыгы чикләнгән "Клен" җәмгыяте директоры вазифаларында эшләп хаклы ялга туктый. Галия Гайнулла кызы 20 елга якын гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Арытабангы хезмәт юлын Түбән Карыш авыл биләмәсендә эшләр башкаручы сыйфатында хаклы ялга чыкканчы дәвам итә. Сибатовлар гаиләсе өч балага гомер бәя, аларны тиешле тәрбияләп үстерәләр. Бүген Галия апа белән Рәис абый җиде оныкларына сөенеп яшиләр.
Түбән Карыш авылында алтын гаилә юбилярлары яши Гаилә елында, Балтач районы көнен билгеләгән тантанада бу күркәм гаилә хөрмәтләнде Бәйрәм һәм тантаналы чаралар көннәрендә ирле-хатынлы гаилә...
Около минуты