Найти в Дзене

Тынгысыз хезмәттәшебезнең уңышы


Шушы көннәрдә Башкортстанның төрле почмакларыннан журналистлар янә традицион үткәрелгән “Журфест”ка җыелды. Быел әлеге бәйрәм Караидел районының “Йолдызлы” физкультура-тернәкләндерү комплексында үтте.
Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган бәйрәмдә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре мөһим темалар буенча фикер алышалар, тәҗрибә уртаклашалар һәм шул ук вакытта республиканың матур почмакларында ял итәләр.
Быел “Журфест”ның темасы “Медиагаилә” булды. Фестивальне ачу тантанасында Башкортстан Республикасының Матбугат Агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкаручы Елена Арямнова барысын сәламләде һәм хезмәт алдынгыларын билгеләде.
Около минуты