107 подписчиков
Иске Балтач авылында обходчиклар сайлаучылар арасына чыкты.
Бүген, егерме икенче август көнне, эш сәгатеннән соң, 1160нчы сайлау участогыннан участок сайлау комиссиясе әгъзасы Рәфис Миргаязов Энергетиклар урамында яшәгән сайлаучыларга өй саен йөреп аңлату эшен җәелдерде. Үзе һәм эшенең асылы белән таныштырганнан соң сайлаучыларга Республика Башлыгы вазифасына теркәлгән кандидатлар һәм тавыш бирүнең нинди мөмкинлекләре кулланылачагы турында мәгълүматлар теркәлгән памяткалар таратты. Сайлауларда актив катнашырга чакырды.
- Халыкның кәефе яхшы. Яшьләр дә, эш яшендәгеләр дә, сиксән, туксан яшьне узган хезмәт ветераннары да сәяси чарада зур теләк белән катнашачакларын белдерәләр, - ди Рәфис Миргаязов.
Около минуты
22 августа 2024