Найти тему

Тормышта һәркемгә кирәк фәнгә мәхәббәт тәрбияли


Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Рима Фаридонова һәр кеше тормышында математика фәне гомер буена кирәк булачагын белеп эшли. Шул фикерне мөгаллимә белүе бер хәл, ә аныбалаларга иртәрәк аңлату мөһим. Һөнәре күңеленә хуш килүе билгеле. Белгечнең үҗәтлеге, сабырлыгы, тырышлыгы эзсез түгел...Балаларның барысы да математик булып тумый, кемнеңдер төгәл юнәлешкә сәләте табигатьтән салынган, ә икенчесенә ул авыррак бирелә. Рима Рәшит кызы укучыларны белем баскычларында югарыракка менәргә күндерә. "Өчле" билгесе белән канәгатьләнмәскә, "дүртле" белән чикләнмәскә, "бишле" алучылар камилләшергә тиешләр. Моның өчен укытучы алшартлар булдыру өстендә ал-ял белми эшли.Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә укучылар катлаулы фәнгә игътибарларын арттырсын өчен белемнәрен тикшерү тәртипкә салына. Әлбәттә, уртак максатта бар эш тә математика укытучылары белән киңәшләшеп башкарыла. Белем ныклы булсын өчен кечедән үк нигез салынуын тәҗрибәле мөгаллимнәр аңлый. Тулырак-сайтта.
Тормышта һәркемгә кирәк фәнгә мәхәббәт тәрбияли  Иске Балтач 1нче урта мәктәбе укытучысы Рима Фаридонова һәр кеше тормышында математика фәне гомер буена кирәк булачагын белеп эшли.
Около минуты