Найти тему

Имәнлеләр үз батырын онытмый

Имән авылыннан чыккан, махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айрат Фазлытдинов истәлегенә „Атайсал— кече Ватаным” проекты кысаларында стела ачылды. Геройның исемен мәңгеләштерүне авыл халкы үз бурычы итеп санаган.

Үз куллары белән кирпеч диварны мендергән Имән авылы старостасы Флүр Абраров:
― Стела булдыру буенча башта җыен уздырдык. Авылдашлар белән очрашуда сөйләштек, киңәшләштек. Халык хуплап каршы алды. Кирәк эш бу дип ризалыгын бирде. Акча җыелды. Кирпечне үзем салдым. Аллаһыга шөкер, стела, танатаналы шартларда ачылды,—ди биредәге изге эшкә ачыклык кертеп.
Имәнлеләр үз батырын онытмый Имән авылыннан чыккан, махсус хәрби операция барышында һәлак булган Айрат Фазлытдинов истәлегенә „Атайсал— кече Ватаным” проекты  кысаларында  стела ачылды.
Около минуты