106 подписчиков
Балтач базарында бәяләр үзгәрәме?
Кулланучыга үзе теләгән кирәк-яракны, әзер продукцияне сатып алу мөмкинлеге бар.
Социаль челтәрләрдә булдырылган төрле чатларда балтачлылар үзләреннән арткан продукцияне тәкъдим итә. Кулланучылар базарында йомырканың дистәсенә 90-100 сум сорыйлар. Яңа өлгергән сарымсак уңышының килограммын 250-350 сумга алырга була. Каен секберкесенең парын 130-150 сумга, имән себеркесенең парын 180-200 сумга табарга була. Балның 3 литрлы банкасын 1800-2000 сумга тәкъдим итәләр.
Кызыл төсле яшь тавыклар да (4 айлык) бар базарда. Аларның бәясе 480 сумга кадәр Кайбер төр продукциянең арзанаюын исәпкә алмаганда, җәй дәвамында бәяләрдә үзгәрешләр әллә ни күзәтелми.
Гөмбә, җиләк, балык, ысланган кош, терлек ите дә табарга була Балтач базарында. Сатып алучыга китереп бирү мөмкинлеге дә бар.
Около минуты
19 августа 2024