Найти тему

‼️ Имин булсын йөрер юллар!

17 август көнне, Стәрлетамак шәһәрендә, Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында мәгариф учреждениеләре директорларына 17 яңа автобус ачкычлары тапшырылды.
Бәхетле ачкыч ияләре арасында балтачлылар да бар. Түбән Иванай урта мәктәбе сөенечле вакыйга кичерде – яңа автобуслы булды. Мәктәп директоры Юрий Асылкаев 26 урынга исәпләнгән “ПАЗ Вектор Next” маркалы барлык шартлар да каралган яңа буын автобусының ачкычын алды.
✅ —Мәктәп өчен автобусның әһәмияте бәһалап бетергесез. Һәм яңа автобуслы булу — безнең өчен шатлыклы вакыйга. Укучыларны дәресләргә вакытында китереп җиткерү, төрле районда үткән чараларда, олипиадаларда, ярышларда катнашу автобуссыз булмый. Безнең Түбән Иванай урта мәктәбенә Якүнә, Мишкә һәм Янтимер авылларыннан 20 бала йөреп укый. Аларны йөртү өчен техник мөмкинлекләребез җитәрлек. Водительләр Альгиз Гәлиәкбәров һәм Рушан Әхмәтхановлар үз вазифаларына җаваплы карыйлар, — дип шатлыгы белән уртаклашты Юрий Асылкаев.
Около минуты