106 подписчиков
Райондашыбыз Радик Гарипов республиканың иң яхшы әтиләре исемлегендә, „Ата даны” медаленә лаек булган Радик Гариповны котлыйбыз
Радий Фәрит улы Хәбиров:
Башкортстан — Идел буе федераль округында күп балалы гаиләләр саны буенча лидер. Ә Русия буенча безнең республика җиденче урында тора. Соңгы ун ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 59 меңнән артып киткән. 230 мең гаилә төрле льготалар белән файдалана. Туу һәм бала тәрбияләү буенча айлык пособиеләр өчен быел 25 миллиард сум акча бүленде.
Балтач районында күп балалы гаиләләр саны 389га тиң. 299 гаиләдә — өчешәр, 60 гаиләдә дүртешәр бала тәрбияләнә. Утыз гаиләдә биш һәм аннан да күбрәк бала үстерәләр. Күп балалы гаиләләр җитәкчеләрнең игътибар үзәгендәләр.
„Ата даны” медале күп балалы, ул һәм кызлары спортта һәм укуда яхшы күрсәткечләргә ирешкән әтиләргә бирелә.
Райондашыбыз Радик Данис улы тормыш иптәше Оксана Рәис кызы белән гаилә корганнар. Гариповлар үзләренең өч балалары янына ике баланы кабул итеп үз канатлары астына алганнар.
Около минуты
28 августа 2024