107 подписчиков
Башкорстстанга күрше төбәктә 11 яшьлек бала вафат булган...
Ул шаурма ашаган булган...
Тәтеш районыннан 11 яшьлек малай Балалар республика клиник хастаханәсендә вафат булган. Бу хакта “KazanFirst” үз чыганагы мәгълүматларына таянып яза. Агентлык хәбәрчесенә сөйләп үтелгәнчә, малай ял көннәрендә шәһәрнең җәмәгать туклануы оешмасында сатып алган шаурма ашаган. Озак та үтми, бала бик нык авырый башлаган. Әти-әниләре “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Соңрак малайны Казанга – Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Биредә ул күпмедер вакыттан соң җан биргән. Тикшерүчеләргә баланың үлеме сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.
Около минуты
28 августа 2024