106 подписчиков
Балтачлылардан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җыелды
14 август иртәсендә Балтач районыннан Курск өлкәсендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм озатылачак. Бу изге эштә район Хакимияте, финанс идарәлеге, шәхси эшкуарлар, "Сәлам" магазины, ” Гаилә" үзәге, мәдәният бүлеге, Иске Балтач башлангыч, Югары Карыш, Штәнде, Түбән Иванай урта мәктәпләре, “Кояшкай”, “Смешарики” балалар бакчалары, балалар иҗаты үзәге, авыл хуҗалыгы колледжы, үзәк район больницасы, "Газсервис" җәмгыяте, Ялангач, Тучыбай, Көнтүгеш, Штәнде, Түбән Карыш, Сәйтәк авыл биләмәләре һәм башка учрждение, оешмалар, аерым кешеләр азык-төлек, җылы киемнәр, балалар туклануы һәм башка кирәкле әйберләр белән ярдәм иттеләр.
—Башкаларга авырлык килгәндә райондашларыбыз бер вакытта да битараф калмыйлар. Бу юлы да хәйрия эшенә актив кушылдылар. Ярдәм китерү дәвам итә, — ди район Хакимиятенең физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Ахтариев.
Около минуты
13 августа 2024