Найти в Дзене

‼️ Бүген ЦУРда республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде. Биредә түбәндәге мөһим сораулар һәм мәсьәләләр каралды:

✅ Башкортстан Курск өлкәсеннән эвакуацияләнгән халыкны кабул итәргә әзер;
✅ Ел ахырына кадәр Башкортстанда яшәүчеләргә GSM-модульле тагын 500 "акыллы" янгын хәбәрчесе таратылачак, алар сигналны берьюлы дүрт адреска — опека органнарына, туганнарына, ашыгыч хезмәтләргә һәм авыл биләмәсенә җибәрәләр. Август башында Благовещен районында мондый җайланма инвалид хатын-кызның гомерен саклап калган;
✅ Алда торган “Транспорт сәгате”ндә республика Хөкүмәтендә яңгырдан соң Башкортстан юлларын ремонтлау мәсьәләсе турында фикер алышачаклар;
✅ Радий Хәбиров районнар башлыкларын авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасында активрак катнашырга өндәде;
✅ Башкортстан мәктәп стоматологиясен үстерү буенча лидер төбәкләрнең берсе дип танылды. Әлеге вакытта республиканың мәгариф учреждениеләрендә 239 стоматология кабинеты эшли.
‼️ Бүген ЦУРда республика Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмә үткәрде.
Около минуты