106 подписчиков
Иске Янбай авылындагы борынгы сандыкларның серен барладылар
Иске Янбай авылында “Әбиемнең сандыгы нинди серләр саклый икән ул?"("Әбинең сандыгы нинди серләр саклый?”). Гаилә елына багышланган чараны авыл клубы китапханәчесе Рәзинә Ханова, мәдәният йорты оештыручысы Рим Вәлиева Мишәр тарихи-мәдәни үзәге баш белгече Айгөл Нәфыйкова белән берлектә оештырдылар. Бәйрәмнең төп кунаклары СВОда катнашучыларның әти-әниләре һәм туганнары булды. СВО зонасында булган сугышчыларга нык сәламәтлек һәм исән-имин кайту теләкләре яңгырады, догалар кылынды. Авыл китапханәчесе Рәзинә Ханова әбиләрнең сандыгының нинди серләр саклавы турында сөйләде. Ул сандыкта 100 елдан артык сакланган һәр әйбернең тарихын сөйләде — болар Коръәннең борынгы басмалары, шәл, түбәтәй, итек, алъяпкыч, кулдан эшләнгән сөлгеләр һәм башкалар. Каникулга зур әниләре Люция Мортазина янына кайткан Ангелина һәм Полина «Их, нәнәй, нәнәй», «Туган як» җырларын башкардылар һәм «Шәл бәйләдем» биюен биеделәр. Чараны музыкальяктан Хәниф Сәяхов бизәде.
Около минуты
12 августа 2024