106 подписчиков
Курск өлкәсендәге хәлләргә бәйле Россиядә яңа мобилизация көтеләме?
Дәүләт Думасында бу сорауга җавап биргәннәр.
Дәүләт Думасында Курск өлкәсендәге вакыйгаларга бәйле яңа мобилизация игълан итү мәсьәләсе каралмый. Думаның Оборона комитеты әгъзасы Виктор Заварзин “Говорит Москва” радиостанциясе журналистларына шул хакта белдергән, дип яза “Однажды в Башкирии/Уфа”. Парламентчы әйтүенчә, махсус операция зонасында Россия хәрбиләре саны – 700 меңгә якын. Бүгенге бурычларны хәл итү өчен шушы солдатлар җитә, дигән ул.
Около минуты
9 августа 2024