Найти в Дзене

Балтачта гөмбә сезоны дәвам итә

Базарда кулланучыларга үзләре теләгән гөмбәне сатып алу һәм куллану мөмкинлеге бар.
Явымнарга бай җәй айлары балтачлыларны гөмбәләрнең зур уңышы белән сөнендерде. Катнаш урманнарда әтәч гөмбәсе, гөреҗ, валуй, каен, усак гөмбәләре, ак гөмбәнең күплеге хәйран итә. Ылыслы урманнарда майлы гөмбә белән рыжик та озак көттермәгән. Балтачлылар һәм кайткан кунаклар аларны чиләкләп җыялар. Мессенджерларда уңган гөмбәчеләр гөмбәнең төрлесен тәкъдим итәләр. Биш, алты, җиде ун литрлы чиләк гөмбәне 500 сумнан алып 1500 сумга кадәр алырга мөмкин.
Ә сез гөмбәгә бардыгызмы, нинди гөмбәләр җыйдыгыз?
Балтачта гөмбә сезоны дәвам итә Базарда кулланучыларга үзләре теләгән гөмбәне сатып алу һәм куллану мөмкинлеге бар. Явымнарга бай җәй айлары балтачлыларны гөмбәләрнең зур уңышы белән сөнендерде.
Около минуты