Найти тему

Минем гаиләм

Без Балтач районының Нөркә авылында күп балалы гаиләдә үстек.Без Балтач районының Нөркә авылында күп балалы гаиләдә үстек. Безнең туган авылыбыз табигатьнең шул хәтле матур кочагында урнашкан.Шул хозурлыкны күреп үскәнгә күңелебездә тик яхшы сыйфатларны үстерергә тырыштык.Әтием Әсхәт Низаметдин улы Низаметдинов, әнием Сәлимә Мубарәкҗан кызы Мөбарәкова— ихлас кешеләр.Сөекле әтием белән әнием безгә, 8 балага, якты дөнья бүләк иттеләр, үстереп, дөрес тәрбия биреп тормыш юлына чыгардылар. Безнең газизләребезнең бала чагы дәхшәтле Бөек Ватан Сугышы елларына туры килә. Алар кечкенәдән ару-талу белми колхозда эшли башлыйлар. Җинүне якыйнатыр өчен күп көч салалар. Әниемнең сөйләүләре хәтеремдә. Чернушка станциясенә котомка асып,чабата киеп, җәяү, суык карлы-яңгырлы айларда орлык алырга йөргәннәр. "Үлән, җирдә череп кипкән бәрәңге калдыкларыннан кәлҗимә пешереп ашап яшәдек",— дип сөйли иделәр. Хатын-кызлар , бала-чагалар да авыр эшләрдә тырышып эшләп җиңүне якынайтканнар. Тулырак-сайтта.
Минем гаиләм Без Балтач районының Нөркә авылында күп балалы гаиләдә үстек.Без  Балтач районының Нөркә авылында күп балалы  гаиләдә үстек.
Около минуты