Найти в Дзене

“Ылак” уены популярлык яулый


“Ылак” уены буенча Баймак районының командасын республикада гына түгел, Русиядә, хәтта дөнья кимәлендә дә яхшы беләләр. Башкортстанда иң беренче булып борынгы төрки уенын башлаган һәм илебез данын Кыргызстанда үткән Бөтендөнья төрки халык уеннарында лаеклы яклаган ир-егетләр җыелган биредә.
Шул вакыттан алып Баймак егетләре республикада “Ылак” уенын пропагандалау буенча максатчан эш алып бара. Өченче тапкыр үткәрелгән “Башкорт аты” фестивалендә дә ул төп спорт төрләреннән санала һәм үзенә бихисап тамашачылар җыя.
Районның “Ылак” уены командасы капитаны Фидан Ниятшин менә инде тугыз ел команда составында чыгыш ясап, аны үстерүгә зур өлеш сала. Быел ул ярышта катнашу өчен үзенең Оскар, Гайдар һәм Акман кушаматлы атларын алып килгән.
“Ылак” уены популярлык яулый  “Ылак” уены буенча Баймак районының командасын республикада гына түгел, Русиядә, хәтта дөнья кимәлендә дә яхшы беләләр.
Около минуты