Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяГөмбә маринадлау өченГөмбә җыю эшнең башы гына. Аны эшкәртергә дә кирәк. Монысы мөһим. Өйрәник.Иң элек гөмбәләрне яхшылап чистартырга, юарга. Бераз чиста суда тотарга да ярый, ул гөмбәнең ачысын бетерә.Тозлы суда 20 минут пешерергә. Дуршлагка салып саркытырга, янә салкын су коярга мөмкин.Маринад әзерлибез:1 л. су1 аш кашыгы тоз0,5 аш кашыгы шикәр комы5-7 данә канәфер (гвоздика)3 дафнә(лавр) яфрагы10-12 кара борыч3 аш кашыгы аш серкәсе (уксус).Гөмбә белән маринадны чиста кәстрүльгә салып кайнатырга куябыз. Маринад гөмбәне капларга тиеш. Кайнап чыккач, стериль банкаларга салып капкач белән каплыйбыз. Күбесенчә төрле гөмбәне кушып эшләмәү отышлы.Около минуты16 августа 2024