106 подписчиков
Балтачлыларны тагын караклар төп башына утыртканнар
Телефоннан шалтыратып янә балтачлыларны бурычка батырганнар.
“Балтач таңнары” гәзите редакциясендә район эчке эшләр бүлегенең ГАПК өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Лариса Хафизова аңлату сәгате үткәрде.
—Караклар тик ятмый. Тәүлек саен республика халкы миллионнарча сум кредит алып каракларга ышанып тапшыра. Кызганыч, мондый мутлыкларның эзенә төшү дә мөмкин түгел. Башкортстанда тәүлегенә 10 миллион сумга кадәр акчалар мошенниклар кулына күчерелә. Таныш булмаган телефон номерларына җавап бирмәгез. Төрле алдауларга ышанмагыз! Бу хакта балаларыгызга, якыннарыгызга аңлатыгыз! — диде Лариса Фәүдәт кызы.
Халык арасында аңлату эше җәелдерелүгә карамастан, алданучылар бар. Районда да караклар кармагына эләгүчеләр юк түгел. Соңгы тәүлекләрдә зур суммада кредит акчалары рәмиләштереп каракларга күчерүчеләр булган.
Около минуты
15 августа 2024