Найти тему

Башкортстанда август да тоташ явымлы булачакмы?

Коры кояшлы һава торышын кайчан көтәргә?
Коры кояшлы һава ай ахырында гына көтелә. Җәйнең соңгы ае быел Башкортстанда яңгырлы булачак, диелә синоптиклар фаразында. Gismeteo мәгълүматлары буенча, август явым-төшемнәрдән башлана, яңгырлар көн саен диярлек явачак. Коры аяз көннәр айның соңгы атналарында гына урнашачак. Эсселек башка көтелми. Температура +18дән +24 градуска кадәр булачак. Башгидромет мәгълүматлары буенча, 31 июль көнне көндез термометр баганасы +22,+27°күрсәтәчәк. Августның беренче көнендә +20,+25°. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача тизлектә исәчәк.
Башкортстанда август да тоташ явымлы булачакмы? Коры кояшлы һава торышын кайчан көтәргә?  Коры кояшлы һава ай ахырында гына көтелә.
Около минуты