106 подписчиков
Балтачта Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерлек бара
Районның территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Алексеевич БИКТУБАЕВ белән алда торган сайлаулар, яңалыклар турында сөйләштек.
—Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы — Корылтай Карары белән 2024 елның 8нче сентябренә Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар билгеләнде. Әлеге вакытта көчендә булган законлылыкка ярашлы, республика Үзәк сайлау комиссиясе карары белән (аңа Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү вәкаләтләре йөкләнгән) күпкөнлек тавыш бирү турында карар кабул ителде. Аңа ярашлы, сайлаулар 2024 елның 6, 7, 8нче сентябрь көннәрендә үтәчәк.
Около минуты
30 июля 2024