Найти тему

Балтачта үзмәшгульлек ничек үсешә?

Хәзер балтачлылар да үзләреннән арткан продукцияне кулланучыга тәкъдим итә.
Үзмәшгуль - ул хезмәткәрләрне ялламый яки үзләре җитештергән товарларны сатып үзләренә эшләргә ниятләгән физик затлар, шәхси эшмәкәрләр. Рәсми рәвештә алар «һөнәри керемгә салым түләүчеләр (НПД)» дип атала. Үзмәшгуль статусын 14 яше тулган балигъ булмаган гражданнарга рәсмиләштерергә рөхсәт ителә. Башкортстанда 115 000 үзмәшгульләр теркәлгән. Мессенджерларда сату-алу төркемнәре булдырылган.
Балтачлылар каен себеркесенең парын (аны бездә миллек дип атыйлар) 130-150 сумга тәкъдим итәләр.
Чистартылмаган көнбагыш маеның 5 литрына 350-380 сум сорыйлар.
45 көнлек РОСС 308 гибридлы тавык чебешләрен 420-450 сумга алырга була. Кура җиләгенең 5 литрлы чиләгенә 1600-1800 сум сорыйлар. Әтәч гөмбәсенең 10 литрлы чиләге 1000-1500 сум.
Белдерү урнаштырылып күп тә үтми, тәкъдим ителгән товар үз сатып алучысын таба.
Экологик яктан чиста төбәктә үскән продукциягә сорау бар.
Около минуты