Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяКапчыкта тозлау ысулыҖиңел ысул бу. Тиз арада целлофан капчыкта тозлау ысулын беләсезме? Өйрәник.Иң элек кыярны юып, барысын да урталайга бүлеп алырга кирәк. Капчыкның ныклысын целлофанга салырга була. Ярыйсы гына укроп һәм петрушканы турарага, шуңа 6 теш сарымсакны кушарга. Бер аш кашыгы тоз салырга (1 килограм кыярга – бер аш кашыгы тоз барәбәрендә). Капчыкны беркетеп бәйләп, капчыкны яхшылап селкетеп аны суыткычка урнаштырабыз. 4-5 сәгатьтән соң, капчыкны янә селкетеп куярга кирәк. Кыярлар сут чыгарып торсын өчен эшләргә кирәк. 8-12 сәгатьтән соң кыярларны тәмләп ашарга була.Около минуты29 июля 2024