Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяБала 6нчы каттан егылып төшкәнУфада егылганда зыян күргән кызның язмышына күршеләре дә битараф түгелләр.Уфада егылганда зыян күргән кыз терелә. БР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кечкенә пациентканы реанимациядән гадәти палатага күчергәннәр. "Уңай динамикалы халәт. Реанимация бүлегеннән күчерелде", - дип хәбәр иттеләр ведомствода. 2017 елгы кыз алтынчы кат тәрәзәсеннән москит челтәренә таянып егылган. Һәлакәт вакытында өйдә аның әнисе тагын ике кечкенә баласы белән була. Баланы җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Егылганда кыз иңбашын сындырган һәм башка җәрәхәтләр алган. Табиблар операция ясадылар. Зыян күрүчене озак вакытлы тернәкләндерү көтә. Күршеләр бу максатларга 100 мең сумга якын акча җыйганнар.Около минуты29 июля 2024