Найти тему

Мошенникларга каршы бу ЯҢА чара киртә булырмы?

Банклар 25 июльдән ике көнгә күчерүләрне блоклый башладылар. Бу яңалык. Шарты бар. Әгәр акча алучы мошенниклык турында базага кертелгән булса катгый чара күрелә.Тоткарланулардан һәм ничек базага эләкмәскә, бу турыда " Прайм " га дөнья финанс базарлары һәм Г.В. Плеханов исемендәге РЭУ финтех кафедрасы доценты Татьяна Белянчикова сөйләде. Русиядә мошенниклык схемалары саны арту сәбәпле, банкларны акча алучыларны мондый операцияләргә катнашы булу-булмауны тикшерергә мәҗбүр итүче закон кабул ителде. Русия Банкы шикле реквизитлар теркәлгән база булдырды. Моннан тыш, әгәр кредит оешмасы базада теркәлгән счетка күчергән икән, ул алданган клиентка акчаны 30 көн эчендә кайтарырга тиеш булачак. Бу акча күчерүне шикле дип санау өчен нигезләр икеләтә артты. Алар арасында кәрәзле оператор тарафыннан теркәлгән, абонентка хас булмаган активлык, озак телефон әңгәмәләре, таныш булмаган, ягъни элек элемтәдә булмаган абонентлардан күп санлы смслар алу. Тулырак-сайтта.
Мошенникларга каршы бу ЯҢА чара киртә булырмы? Банклар 25 июльдән ике көнгә күчерүләрне блоклый башладылар. Бу яңалык. Шарты бар.
Около минуты