106 подписчиков
Көндәшле авылының каһарман ир-егетләр истәлеге мәңгеләштерелде
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган өч ир-егет истәлегенә авылда тактаташлар ачылды.
СВО га әлеге вакытта сигез ир-егет алгы сызыкта тынычлык өчен көрәшә. Кызганычка каршы, Көндәшле авыл биләмәсенә караган авылардан дүрт ир-егет канлы бәрелешләрдә һәлак булды. Шуларның өчесе — Көндәшле авылыннан. Алар — Дамир Кәрим улы Абдрахманов, бертуган Әдип һәм Ирек Мөнир уллары Шәйнуровлар...
Көндәшле авылы халкы үткәннәрне күз карасы кебек саклый. Бөек Ватан сугышында башларын салган һәм Бөек Җиңү яулап кайтып тыныч тормышта арабыздан киткән авылдашлар истәлегенә авыл уртасында куелган обелиск бар. Быел көндәшлеләр “Атайсал” проекты чикләрендә СВОда һәлак булган ир-егетләрнең истәлегенә тактаташ кую турында килешкәннәр һәм кыска вакыт эчендә аны тормышка ашырганнар. Дәвамы - сайтта:
Около минуты
12 июля 2024